Эре сәүдә челтәрләре ТР территориясендә халыкны экологик агарту өлкәсендә көчләрне берләштерергә планлаштыра. Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән «Мега Казан»/ИКЕА, «Леруа Мерлен», «Мегастрой», «Макдональдс», «Кока-Кола» сәүдә үзәгендә уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге турында фикер алышты. Очрашуда шулай ук «Дюраселл Раша» федераль инфраструктура – Татарстан Республикасында файдаланылган батарейкаларны җыю буенча сынау проектын гамәлгә ашыручы компания җитәкчесе Александр Пестрев, шулай ук экоакцияләрне гамәлгә ашыруда Министрлыкның даими партнерлары – «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова һәм Татарстан Республикасында РГҖ рәисе урынбасары Андрей Агарков катнашты.
Экология министрлыгы белгечләре, коммерция структуралары вәкилләре экологик белем һәм файдалы гадәтләрне җәелдерү өлкәсендә алып барыла торган эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, гамәлгә ашырылган иң якты проектлар турында сөйләде. Министр Александр Шадриков ассызыклаганча, компанияләр тарафыннан экологик юнәлештә зур эш алып барыла. Ведомство башлыгы уртак активлыкны оештырырга тәкъдим иткән беренче чара Зөбәрҗәт күлендәге Үзәк өмә мәйданчыгында узачак. «Бары тик синергиядә генә без һәрберебез аерым уңышларга ирешәчәкбез. Без бу эшне киң җәелдерергә тиеш», - дип ассызыклады министр.