«Экология» илкүләм проекты – балалар карашы» конкурсы игълан ителде

2020 елның 4 сентябре, җомга

Анда катнашу өчен Татарстан Республикасының гомуми белем бирү мәктәпләре, лицейлар, гимназияләр һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары һәм педагоглары чакырыла. Чараның максаты – «Экология» илкүләм проектын  популярлаштыру һәм аны гамәлгә ашыру турында халыкка мәгълүмат бирү, шулай ук яшьләрнең игътибарын республикада экологик проблемаларны чишүгә җәлеп итү.  

Конкурс 2020 елның 1 сентябреннән 20 декабренә кадәр түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

1) «Су – яшәү чыганагы» («Чиста су» төбәк проекты – халык өчен эчә торган суның сыйфатын күтәрү);

2) «Бөек анакай – Идел»(«Иделне савыктыру» төбәк проекты – Идел елгасының экологик торышын яхшырту);

3) «Татарстанның яшел йөрәге» («Урманнарны саклау» төбәк проекты – урманнарны торгызу мәйданын арттыру);

4) «Без - чиста Татарстан өчен» («Чиста ил» төбәк проекты - санкцияләнмәгән чүплекләрне һәм җыелган экологик зыянның аеруча куркыныч объектларын, шул исәптән әйләнә-тирәлеккә салынган зыянның тискәре йогынтысын раслаган рекультивация объектларын, җир кишәрлекләрен бетерү);

5) «Эко-утильләштерү» («Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы» төбәк проекты – җитештерү һәм куллану калдыклары белән нәтиҗәле эш итү);

6) «Чиста ярлар» («Уникаль су объектларын саклау» төбәк проекты – җитештерү һәм куллану калдыклары белән нәтиҗәле эш итү, су объектларын торгызу һәм экологик тернәкләндерү, елга юлларын чистарту, шулай ук ярларны һәм күлләрнең һәм елгаларның яр буе акваториясен чүп-чардан арындыру хисабына уникаль су объектларын саклау).

Конкурс юнәлешләре:

- рәсемнәр (1-5 сыйныф укучылары);

- гамәли юнәлешле проектлар (6-11 сыйныф укучылары).

Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк, барлык катнашучыларга электрон сертификатлар тапшырылачак. Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстанда ведомство карамагындагы министрлыклар сайтларында иң яхшы эшләрнең онлайн-күргәзмәсе оештырылачак.

Конкурсны «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси советы президиумының Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү комиссиясе оештыра. Белешмәләр өчен телефон: (843) 238-58-79, 292-15-33.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International