Рус география җәмгыяте активистлары Лесное күлен чистартачак

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Иртәгә Казанның Авиатөзелеш районындагы Лесное күлендә экологик акция узачак. Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе волонтерлары яр буе территориясен тәртипкә китерәчәк, А.А.Леонов исемендәге су асты тикшеренү отряды аквалангистлары күл төбен чистартачак.

Җыелган чүп-чар берничә фракциягә бүленәчәк: пыяла, ПЭТ-шешәләр, тимер, алюминий банкалар, алар алга таба эшкәртүгә китәчәк.

Шунысын әйтергә кирәк, узган елгы акция кысаларында күлдә 130 капчык чүп-чар җыелган булган. Лесное күлендәге акция – «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты буенча оештырылган чираттагы табигать саклау чарасы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International