Җир асты байлыкларыннан файдалану шартларын бозган өчен «Техно-Сервис» ҖЧҖ 300 мең сум штраф түләячәк

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгы белгечләре предприятие тарафыннан бирелгән 5-ГР хисабы буенча тау эшләрен үстерү планы буенча расланган күләмнән тайпылу очракларын ачыклаган. Компания гомумтаралган файдалы казылмаларны чыгара торган Кулбай Мораса чыганагы территориясен тикшерү өчен Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары урынга чыккан. Тикшерү барышында чыгарылган комның (ком-балчык токымының) расланган күләмнән 85% кимүе ачыкланган.

Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядә каралган шартларны һәм (яки) билгеләнгән тәртиптә расланган техник проект таләпләрен бозып файдалану» дигән 7.3 статьясының 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән, 300 мең сум штраф салынган.

Экологлар чыгарган карар белән килешмичә, предприятие Нурлат район судына шикаять биргән. Әмма суд әлеге карарны үзгәрешсез калдырган, ә шикаять канәгатьләндерелмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International