Илнең төп агачын сайлыйбыз!

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

«ЗДОРОВЫЙ ЛЕС» стратегик альянс коммерциясез партнерлыгы «Россиянең ел агачы - 2020» илкүләм конкурсында ачык тавыш бирүдә катнашырга чакыра.

Конкурс ел саен үткәрелә торган «Европаның ел агачы» халыкара конкурсының илкүләм сайлап алу этабы булып тора. Чараның максаты – Россия Федерациясе өчен табигый, мәдәни һәм тарихи кыйммәткә ия булган уникаль агачларны эзләү һәм саклау, аларга дәүләт тарафыннан саклана торган табигый объектлар статусын бирү, шулай ук үсеп килүче буынга экологик һәм патриотик тәрбия бирү.

Исегезгә төшерик, конкурста Россиянең карт агачлар реестрына кертелгән һәм «Агач – тере табигать һәйкәле» Бөтенроссия статусына ия булган агачлар катнаша.

Конкурс быелның 1 маеннан 1 октябренә кадәр «Агачлар – тере табигать һәйкәлләре» Бөтенроссия программасы сайтында www.rosdrevo.ru ачык тавыш бирү юлы белән үткәрелә. Нәтиҗәләр 2020 елның 10 октябрендә Программа сайтында басылачак.

Барлык ватанпәрвәрләрне, чын агач һәм туган як табигатен сөючеләрне 2020 елга Россия агачын сайлап алуда катнашырга чакырабыз. Сез ясаган карар 2021 елда узачак халыкара ярышларда илебез данын нинди агач яклаячагын хәл итәчәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International