240 меңнән артык кеше саф һава сулый башлаячак. Прости авылында чүплекне рекультивацияләргә керешкәннәр

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Хәзерге вакытта эшләр башкарыла торган территориянең мәйданы 35 гектар тәшкил итә, резин техникасы эшләнмәләре белән пычранган участок – 15 га.

 «Объектны гамәлгә ашыру срогы – 2020-2021 еллар, эшләрнең төп өлеше – техник этабы агымдагы елда тәмамланачак, ә биологик этапка киләсе елда керешәчәкләр. Икенче өлеше экологик тернәкләндерүне күздә тота, якындагы елганы чистарту һәм элеккеге чүплек урынында агачлар утыртуны үз эченә ала. Финанслауның гомуми суммасы якынча 740 млн. сум тәшкил итә. Бу чараларның барысы да Прости авылында яшәүче 240 меңгә якын кеше өчен әйләнә-тирә мохит торышын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк», – дип хәбәр итте пресс-тур кысаларында Егор Тарнавский.

«Әлеге чараның төп максаты – әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны тулысынча юкка чыгару, – дип аңлатты Түбән Кама шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Салаватов. – Моның өчен әлеге территориядә без утильләштерелә торган фракцияләрнең яңа урынын герметиклаштырдык, алар технологик рәвештә – герметик пленкада күмеләчәк, ә утильләштерелә торган калдыклар эшкәртүгә озатылачак. Пычранган грунт тыгызланганнан соң, аның өстенә шулай ук герметик катлам салыначак, бу исә фильтрат барлыкка килүне чикләп, пычракның туфракка һәм грунт суларына эләгүен булдырмый калачак».

«Проектны гамәлгә ашыра башлаганчы тупланган калдыкларның гомуми күләме 460 мең куб. метр тәшкил итә, бүгенге көндә 39 мең куб. метр калдык тыяп озатылды. Өстәмә рәвештә утиль покрышкалар, резин техникасы эшләнмәләрне сортларга аерыла, алар көн саен махсус предприятиеләргә чыгарыла», – дип өстәде подрядчы оешма җитәкчесе Раил Гыйсмәтуллин.

Исегезгә төшерәбез, Прости авылында чүплекне рекультивацияләү «Экология» илкүләм проектының «Чиста ил» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре объектта урнаштырылган мониторинг системасы – видеокамералар ярдәмендә эш барышын онлайн-режимда күзәтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International