Татарстан урманнарында югары янгын куркынычы көтелә

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе 2020 елның 26 июненә кадәр урманнарда янгын чыгуның югары (4 класс) куркынычы турында кисәтә.

Татарстан Республикасы территориясендә фаразланган метеорологик шартларны исәпкә алып, табигать янгыннары чыганаклары барлыкка килү, утның торак пунктларга, торак йортларга, хуҗалык һәм дача корылмаларына, шулай ук икътисад объектларына таралу ихтималы арта.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, 90% очракта урман янгыннары килеп чыгуның төп сәбәбе – янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү. Урманда яки урман биләмәләре янында яну фактлары турында 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International