2020 елда Шушма елгасы участогында яр ныгыту корылмасы торгызылачак. Бүген Александр Шадриков төзелеш урынын карады

2020 елның 19 июне, җомга

Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Балтач районына эш визиты белән килде. Район башлыгы Рамил Нотфуллин белән бергә ул шәһәр тибындагы Балтач бистәсенең Шушма елгасы участогы булган берничә объектны карады. Тиздән республика бюджеты акчасына биредә 200 метрдан артык озынлыкта яр саклау корылмасы төзелә башлаячак. Табигать саклау чарасы «Әйләнә-тирәлекне саклау, Татарстан Республикасының табигый ресурсларын яңадан торгызу һәм куллану» дәүләт программасы кысаларында «Татарстан Республикасы су хуҗалыгы комплексын үстерү» ярдәмче программасы буенча гамәлгә ашырыла. Проектның гомуми бәясе якынча 46 млн.сум тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International