Лениногорскта законсыз зур чүплек оештыручыларның берсе билгеле булган. Хәзер компаниягә 250 мең сумга кадәр штраф яный

2020 елның 19 июне, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Казанның Авиатөзүчеләр районына рейд оештырган. Тәртип бозучыларның берсен экологлар урында, төзелеш калдыклары туфракка ташланган вакытта эләктереп алган. Каты көнкүреш калдык полигонына янәшә территориягә ташланган чүп-чар арасында инспекторлар яраксызланган пневматик шиннар, махсус кием-салым, каскалар, шулай ук агач калдыкларын теркәгән.

Хәзерге вакытта тәртип бозучы төзелеш компаниясе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү яки зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») буенча җаваплылыкка тартылган. Чүплеккә катнашы булган затларны эзләү буенча тикшерү эше дәвам итә. ​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International