Экология министрлыгы сайтында каты коммуналь калдыкларны термик эшкәртү заводы буенча беренчел экоэкспертиза бәяләмәсе урнаштырылды

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

Татарстанда каты коммуналь калдыкларны термик эшкәртү заводы буенча башлангыч халыкара экологик экспертиза нәтиҗәләре Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы сайтында ачык файдалана алырлык итеп урнаштырылды: https://eco.tatarstan.ru/rus/prezentatsii.htm. Документларның оригинал телендәгесе дә (алман теле), шулай ук тәрҗемәсе дә бар.

Моннан тыш, «Матбугат хезмәте»нең «Презентацияләр» бүлегендә LGA һәм Muller-BBM компанияләренең референс-листлары (эшчәнлекләре); эксперт компанияләрен сайлау буенча ATAB эш төркеменең хаты; комиссиянең Европа парламентына, Европа Советына, Европаның икътисад һәм социаль комитетларына һәм төбәк комитетына булган хәбәре; «Казан шәһәрендә каты коммуналь калдыкларны йогышсызландыруның термик ысулын нигезләү» презентациясе белән дә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International