«Игелекле эшләр төбәге» Бөтенроссия конкурсы башланды. Кушылыгыз!

2020 елның 22 мае, җомга

Конкурсның максаты – Татарстан Республикасы территориясендә волонтерлык инициативаларын тотрыклы үстерү өчен шартлар тудыру, кешеләрнең тормыш сыйфатын арттыру һәм ирекле эшчәнлеккә җәлеп ителгән гражданнар санын арттыруга ярдәм итү.

Конкурста катнашу өчен түбәндәгеләр чакырыла:

- теркәлгән хөкүмәтнеке булмаган коммерциясез оешмалар;

- дәүләт һәм автоном бюджет учреждениеләре;  

- территориаль иҗтимагый үзидарәнең теркәлгән органнары;

- аерым очракларда – юридик зат статусын алмаган, әмма субсидия алу мизгеленә статус алырга җыенган иҗтимагый хәрәкәтләр.

Эшләр түбәндәге юнәлешләр буенча кабул ителә:

- мәктәп волонтерлыгы (волонтерлык);

- студент волонтерлыгы (волонтерлык);

- эшкә яраклы халыкның ихтыярилыгы (волонтерлык);

- «көмеш» ихтыярилык (волонтерлык).

Татарстан Республикасы территориясендә конкурсны «Мәгариф» илкүләм проектының «Социаль активлык» федераль проекты кысаларында 2020 елның 19 нчы маеннан 1 нче июненә кадәр Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы үткәрә. Конкурста җиңүчеләр Татарстан Республикасыннан проектлар исемлегенә керәчәк һәм, җиңү яулаган очракта, финанс ярдәме алачак.

Үз гаризаларыгызны, «Конкурска» дигән тамга белән, suslovavladena@outlook.com электрон адресына җибәрергә кирәк. Белешмәләр өчен телефон: +7 (953) 400-47-17.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International