Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!
Сезне чын күңелдән якынлашып килүче якты Пасха бәйрәме белән котлыйм!
Воскресение Христово – яшәеш һәм мәхәббәт күренешләренең сөенечле бәйләнешен чагылдырган бәйрәм, ул безне ныгыта, яңа эшләргә һәм казанышларга рухландыра. Бу якты көннәрдә без барыбыз да традицион рухи кыйммәтләр нигезендә берләшәбез, игелекле эшләр һәм гамәлләр кылуның, мәрхәмәтле булуның әһәмиятле икәнлегенә төшенәбез.
Әлеге бәйрәм игелек, бәхет, сәламәтлек алып килсен, хыялларыгыз һәм изге теләкләрегез тормышка ашсын! Көннәрегезне иҗади хезмәт биләсен, тормыш асылына бәйле кыйммәтләрегез хак булсын.
Ике дөнья һидаяте насыйп булсын!
Татарстан Республикасы экология һәм
табигать ресурслары министры
А.В. Шадриков