Яңа Салмачы бистәсендә экологлар 200 кв. метрлы законсыз чүплеккә тап булган

2020 елның 17 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә гражданнардан Яңа Салмачы бистәсенең Кленовая урамы буенча туфракка төзелеш калдыкларының ташлануы турында мөрәҗәгать килде. Экологлар тиз арада әлеге адрес буенча барып кайтты. Тикшерү барышында рөхсәтсез калдык урнаштыру урыны ачыкланган. Төзелеш чүп-чарының мәйданы 200 кв.м. тәшкил итә. 

Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү яки зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») буенча административ тикшерү эше кузгатылган. 

Санитар-экологик икеайлык кысаларында күзәтчелек чаралары 31 нче майга кадәр дәвам итәчәк. Исегезгә төшерик, табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында Сез түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итә аласыз:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;

- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясе буенча;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International