Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү системасына 1540 мөрәҗәгать килде.
Шуларның 636сы – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.
Шулай ук экологлар тарафыннан «Халык контроле» системасы аша килгән 256 мөрәҗәгать, Министрлыкның электрон почтасы, «кайнар линия» телефоны аша һәм WhatsApp, Telegram элемтә каналлары аша килгән 260 хәбәр каралды. Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 388 мөрәҗәгать алынды.
Исегезгә төшерик, табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:
- (843)267-68-67 телефоны буенча;
- eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;
- интернет-кабул итү системасы аша: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;
- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясе буенча;
- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.