Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасын формалаштыру буенча «Россия экология операторы» гавами-хокук компаниясе төбәк операторларының сораулары буенча хәбәрләр кабул итү системасын яңарткан. Техник эшләр башкарганда компаниянең кайнар линия телефон номеры үзгәртелгән. Хәзер гражданнарның мөрәҗәгатьләре 8(800) 551-31-20 телефоны буенча кабул ителә, колл-үзәк элеккеге режимда эшли. Шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсенә кагылышлы сорауларыгызны https://reo.ru сайтында да калдыра аласыз.
Татарстан Республикасы территориясендә җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруга идарә итүне Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә дәүләт идарәсе мәсьәләләре» 2014 елның 28 ноябрендәге ПУ-1091 номерлы указының 1 пункты һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы турындагы нигезләмәнең (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 6 июлендәге 313 номерлы карары белән расланган) 3.1 пункты нигезендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы гамәлгә ашыра.