Инновацияләргә ярдәм фонды «Развитие - СОПР» конкурсы буенча гаризалар кабул итә башлый

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Конкурста катнашу өчен 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрында «Микропредприятие» яки «Кече предприятие» статусына ия булган кече инновация предприятиеләре чакырыла.  

Конкурс кече инновация предприятиеләренә спорт, шәһәр тирәлеге, экология һәм социаль эшкуарлык өлкәсендә фән сыешлы продукциянең яңа төрләрен эшләү һәм үзләштерү буенча инновация проектларын гамәлгә ашыру кысаларында НИОКР башкаруга финанс ярдәме күрсәтү максатында үткәрелә.

Грант күләме – грант суммасының кимендә 30 процент өлешен бюджетка карамаган акчадан финанслашу шарты белән 15 млн.сумга кадәр. 

Программа буенча гаризалар 2020 елның 30 нчы мартыннан 2020 елның 18 нче маена кадәр Фондның автоматлаштырылган системасы аша түбәндәге адрес буенча кабул ителә:  http://online.fasie.ru. Конкурста катнашу шартлары белән тулырак итеп Конкурс турындагы нигезләмәдә танышырга мөмкин, ул Фонд сайтында әлеге сылтама буенча урнаштырылган: http://fasie.ru/press/fund/razvitie-sopr-2/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International