Хөрмәтле гидрометеорология хезмәтләре белгечләре!
Һава күренешләрен өйрәнү һәм фаразлау – бик тирән махсус белемнәр һәм эшкә җаваплы мөнәсәбәт таләп итәрдәй гаять катлаулы эш. Бүгенге шартларда халыкның иминлеге һәм сәламәтлеге, шулай ук икътисад тармакларының тотрыклы үсеше нәкъ менә сезнең фаразларыгызга бәйле.
Яңа тикшеренүләр һәм эшләнмәләрегез алга таба да төбәгебезне тотрыклы үстерүгә, тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә дөрес карарлар кабул итүгә өлеш кертсен.
Бу бәйрәм көнендә сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм кояшлы көннәр телим!
Татарстан Республикасы
экология һәм табигать ресурслары министры
А.В. Шадриков