Министрлыкта Татарстан Байдарка һәм каноэда ишү федерациясенә керүче спортчыларны бүләкләү тантанасы узды

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Байдарка һәм каноэда ишү федерациясенә керүче спортчыларны бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры, Татарстан Байдарка һәм каноэда ишү федерациясе президенты Александр Шадриков, Татарстан Байдарка һәм каноэда ишү федерациясе башкаручы директоры Андрей Зарубин катнашты. 

      Табигатьне саклау ведомствосы башлыгы спортчыларга 2019 елгы сезонда Бөтенроссия һәм халыкара ярышларда уңышлы төстә чыгыш ясаган өчен рәхмәт сүзләре ирештерде. “Сез һәрвакыт үзегезнең алдыгызда һәм тренерларыгыз алдында торган бурычларга ирешүгә омтыласыз. Сезгә алга таба да уңышлар һәм җиңүләр телибез”, – дип билгеләп үтте Александр Шадриков. Министр шулай ук тренерларның югары дәрәҗәдә һөнәри осталыкка ия булуын, ихтирамга лаек хезмәтләрен ассызыклап, спортчыларны тәрбияләү һәм Татарстан Республикасында спортны үстерүгә зур өлеш кертү өчен рәхмәт белдерде.

     

 

 

    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International