2020 елның 8-9 мартында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты биләмәләреннән файдалану проблемалары институтында IV Республика яшьләре экологик фәнни конференциясе үткәрелә. Чарага студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр һәм тикшеренүчеләр (35 яшькә кадәр) – географлар, туфрак белеме белгечләре, экологлар, биологлар һәм юристлар чакырыла. Конференция эше йомгаклары буенча фәнни хезмәтләр җыентыгы (ISBN биреп) бастырып чыгарылачак. Анда телдән чыгышлар ясаучыларның докладлары урын алачак. Җыентыкны Россия фәнни цитаталар индексында (РИНЦ) теркү күздә тотыла. “Очный” катнашучыларның барысына да сертификатлар биреләчәк, ә иң яхшы докладлар дипломнар белән билгеләнеп, “Россия гамәли экология журналы”нда (РИНЦ) басылып чыгачак.
Конференциядә катнашуга гаризалар һәм язмалар 2020 елның 17 февраленнән 15 мартка кадәр электрон почта (e-mail: confer-ipenIV@mail.ru Ульданова Раилә Әнәс кызына) аша кабул ителә.
Конференцияне үткәрү урыны: Казан шәһәре, Даурия урамы, 28 й., Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты биләмәләреннән файдалану проблемалары институты.