Чаллы шәһәре “Алан” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре үткәргән экология чарасында “Буратино”, “Золушка”, “Рыцарь”, “Снежная королева” образларына кереп алган. Әти-әниләр, сабыйлары белән бергәләшеп, ташландык материаллардан төрле киемнәр уйлап табып, тегеп куйган. Алар кәгазь, полиэтилен, пластик һәм картон, фольга, җылыткыч материалны эшкә җиккән. Бәйрәм кысаларында балалар материалларны эшкәртү, аларны дөрес итеп утильләштерү үзенчәлекләре белән таныштырылган. Шулай итеп, нәниләр “Чүпне аерып җый” дигән мавыктыргыч уен кысаларында пластик, пыяла һәм органиканың төрле чүп савытларына ыргытырга кирәклеген белгән. Чарада катнашучылар өчен шулай ук балалар учреждениесе буйлап экскурсия үткәрелгән. Экскурсия барышында нәниләр экологик тематика буенча стендлар белән таныштырылган.