Пластикка алмаш турында уйлан! Ro Plastic Prize экологик дизайн бәйгесе башланды

2019 елның 22 ноябре, җомга

Теләгендә булганнарның барчасы Ro Plastic Prize Халыкара экологик дизайн бәйгесендә катнашуга чакырыла.  Конкурсның максаты – тирәбездәге әйберләрнең нәрсәләрдән ясалган булуына башкача караш ташлап, рухлану, башкаларны да рухландыру. Моның өчен эшкәртелгән пластик төп роль “уйнаган” проект тапшыру шарт. Дүрт категория: дизайн, текстиль, төрелмә, инновацияләр категорияләре буенча конкурста катнашырга мөмкин. Профессиональ жюри һәр категориядә берәр җиңүчене сайлаячак. Аларның һәркайсын 10 000 евро күләмендә приз көтә. Конкурста катнашу өчен, проектны идеясеннән ахыргы нәтиҗәсенә кадәр аңлатып, видео һәм /яки фотосурәт җибәрергә кирәк. Сурәтнең үлчәме  1 МБка кадәр булырга тиеш. Видео YouTube яки Vimeo сайтына сылтама итеп җибәрелергә тиеш.

Дедлайн – 2020 елның 31 гыйнварына кадәр. Бу хакта тулырак мәгълүматлар белән сайтта  (https://www.guiltlessplastic.com/plastic-prize-2020/) танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International