Табигатьне саклау белемнәренә өйрәтә башлауга – 50 ел. Казан федераль университетында конференция ачу тантанасы узды

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казан федераль университетында “Татарстан – Россия: Табигатьне саклау белемнәренә өйрәтә башлауга – 50 ел” дигән темага фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Чара Казан дәүләт университетында табигатьне саклау кафедрасын оештыруга 50 ел һәм экология факультетын оештыруга 30 ел тулуга багышланды.

Конференциядә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Айрат Шиһапов, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы вәкиле Ольга Кревер, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең экология һәм җир асты биләмәләреннән файдалану проблемалары институты директоры Рифгат Шаһидуллин катнашты.

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров чарада катнашучыларны сәламләп, табигатьне саклау кафедрасының Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин билгеләгән ике зур илкүләм проектны тормышка ашыручы буларак, университетның биотехнологик подразделениесенә әйләнүен билгеләп үтте.

“Ике якның – университет белән Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының иңгә-иң торып эшләве гомум экологик тәрбия һәм белем бирүне үстерүдә зур көчкә, шулай ук табигатьне саклау законнарын бозуларны киметүдә, экологик волонтерлыкны һәм тулаем әлеге юнәлешне үстерүдә бик мөһим көчкә әйләнәчәк”, – дип басым ясап әйтте үзенең чыгышында Айрат Шиһапов.

Кайчандыр Казан дәүләт университетын тәмамлаган Ольга Кревер да факультетны юбилее уңаеннан котлап, Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры Дмитрий Кобылкин котлавын укып үтте.

Тәбрикләү сүзләреннән соң студентлар һәм мәктәп укучылары арасында үткәрелгән “Туган як экологиясе” республика фотобәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү булды. Бәйгедә 249 студент һәм Татарстан Республикасы мәктәпләре укучылары катнашкан икән.

Шулай итеп, “Табигать һәм мин” номинациясендә 1 урынга Кондратенко Егор чыккан. Анна Берестова – икенче, Софья Сисина өченче урын алган.

“Туган як табигате” номинациясендә: 1 урынга – Исламова Екатерина, 2 урынга – Динара Әбүзәрова, 3 урынга – Лилия Ферази лаек дип табылган.

“Табигать белән гармониядә” номинациясендә исә Анна Баранчикова җиңгән. Илсөя Аббазова 2 нчеурынга чыккан. Юлия Шафикова – 3нче урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International