Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Латвия Республикасы вәкилләре белән очрашу узды

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Алдагы көнне Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Латвия Республикасы делегациясе булып китте. Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы тәкъдиме белән оештырылган очрашуда Казахстанда CLEANTECH LATVIA ассоциациясе вәкиле Бабур Абсаматов, CLEANTECH LATVIA ассоциациясенең үсеш буенча директоры Оксана Похилко, “BaltijasJūras ģeoloģijascentrs” (BJGC) компаниясе җитәкчесе Янис Тераудс катнашты.

Чит илләр компанияләре вәкилләре экология өлкәсендә үзләре тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр белән таныштырды. Аерым алганда, CLEANTECH LATVIA  экологик чиста технологияләр эшләү, шәһәр һәм муниципаль инфраструктурага алдынгы санлы технологияләр һәм инженерлык чишелешләрен гамәлгә кертү белән шөгыльләнә. Ә “BaltijasJūras ģeoloģijascentrs” (BJGC) компаниясе гидрокорылмалар проектлау һәм төзүдәге бурычларны хәл кылу өчен үлчәү комплексларына һәм компьютер программаларына ия.  Очрашу кысаларында компаниянең полигоннарны рекультивацияләү өлкәсендәге тәҗрибәсе белән таныштыру аерым игътибар үзәгенә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International