Мәскәүдә Россиядәге Coca-Cola компаниясенең киң колачлы проекты – илебездә чүпне аерып җыю системасын булдыруга юнәлдерелгән “Безнең белән аерып җый” программасына өч “яшь” тулуга багышланган чара узган.
“Безнең белән аерып җый” проекты 2016 елда илебезнең 8 шәһәрендә калдыкларны аерып җыю өчен 600 контейнер урнаштырудан башланып киткән. Бүгенгә Россиядә 50 шәһәрдә чүпне аерып җыю өчен 5 500дән артыграк контейнер урнаштыруга һәм гомуми авырылыгы 85 000 тоннадан артыграк төрле төрелмә калдыкларын эшкәртүгә ирешелгән. Проектта бөтен ил күләмендә 1 700 000нән күбрәк кеше катнашкан.
Чара кунаклары көнкүреш чүп-чарын аерып җыю буенча мастер-класста катнашканнар һәм үз кухняңда ничек итеп чүпне аерып җыюны оештырырга мөмкин булуын яхшырак аңлауга ирешкәннәр.
Чараның рәсми өлеше кысаларында панель дискуссиясе узган. Анда компания вәкилләре, проект партнерлары һәм мактаулы спикерлар Россиядә калдыкларны аерып җыю һәм эшкәртү проблемалары буенча фикер алышып, бу өлкәдә ирешелгән нәтиҗәләр буенча фикер алышкан. Экспозициянең аерым бер өлеше икенчел чималдан эшләнгән урам мебеленә багышланган. Озакламый мондый мебель, Россиядә Coca-Cola компаниясенең Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән үзара партнерлыгы кысаларында, Казанда дапәйда була башлаячак икән.