Ачышлар дөньясы! Чистай студентлары экологик лабораториядә булып киткән

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Яңа белемнәр эстәргә килгәннәр! Чистай авыл хуҗалыгы техникумы студентлары Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе махсус инспекциясендә кунакта булганнар. Махсус инспекция башлыгы Марина Захарова егет-кызларга лабораторияләр буенча экскурсия оештырган, аларны ОП һава аспираторы, су дистилляторы һәм бидистилляторы кебек приборлар белән таныштырган. Студентларга заманча приборларны күрсәтеп кенә калмыйча, бәлки әле җиһазларның чынбарлык тормышта судан һәм һавадан алынган пробалар белән ничек эшләвен дә күзәтеп тору мөмкинлеге биргәннәр. Экскурсия кысаларында яшьләргә шулай ук инспекторларның контрольлек-күзәтчелек эшчәнлеге турында  да сөйләгәннәр

Чараны оештыручылар искәртеп үткәнчә, үсеп килүче буында һәм студентларда экологик аң булдыру өчен мондый чаралар даими төстә үткәрелеп килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International