Чаллыда мәктәп укучыларына калдыкларны дөрес итеп аеру турында сөйләделәр

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллы шәһәре 12нче мәктәбендә экология белемнәре дәресен уздырды. Экологлар чара барышында балалар белән әйләнә-тирә мохитне саклауга: калдыклар белән дөрес эш итү, табигый ресурсларны экономияләү мәсьәләләренә кагылышлы мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышты. Шулай итеп, балалар калдыкларның нинди төрләргә бүленүе, кешегә һәм әйләнә-тирә мохиткә нинди зыян салуы турында бик күпне белүгә иреште. Укучылар чүпне икенчел эшкәртү, көн саен чүп чиләгенә эләгүче кайбер калдыкларга ничек итеп икенче “сулыш” өреп булу турындагы мәгълүматларны бик зур кызыксыну белән тыңлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International