Оешмага законны санга сукмыйча гына судан файдаланган өчен 100 мең сум күләмендә штраф яный

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чирмешән районында су алганда судан файдалану кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган. Предприятие Шушма  елгасыннан судан файдалану килешүе нигезендә су алып килгән. Әмма тикшерү барышында исәпләгечнең төзексез булуы ачыкланган. Ә бу исә әлеге килешүнең шартларын бозуга китергән. Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының  8.14 статьясындагы 1 өлеше (“Судан файдалану кагыйдәләрен бозу”) буенча беркетмә төзелгән. Оешмага 100 мең сум күләмендә штраф яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International