Табигатькә китерелгән 2,8 миллион сумлык зыянны суд карары буенча “Гарант”җәмгыяте каплаячак

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

“ГАРАНТ” төзелеш компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте туфракка калдыклар ташлап калдырган өчен  2 805 000 сум күләмендә штраф түлиячәк. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары инде узган елның май аенда ук Бөгелмә шәһәрендә бер ягулык салу станциясе янындагы территориянең пычрануын билгеләгән. Предприятие 785 кв.м мәйданда асфальт түшәмә ватыгын законсыз өю факты буенча Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының  8.2 статьясы нигезендә административ штрафка тартылып, 100 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш булган. Соңыннан “ГАРАНТ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян өчен дә түләү таләп ителгән. Предприятие китерелгән зыянны ихтыяри каплаудан баш тарткан. Шуңа күрә экологлар  судка мөрәҗәгать иткән. Башкортстан Республикасы Туймазы районара суды дәгъва гаризасын канәгатьләндергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International