Экологлар Әлмәт районында терекөмешле лампалар чүплегенә тап булган

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Экологлар Әлмәт районындагы бер бакчачылык ширкәте территориясендә 1нче класс хәвефлелектәге калдыкларның зур партиясенә юлыккан. Барлыгы 26 кв.м мәйданда туфракка 6 куб.м күләмендә терекөмешле, люминесцент лампалар өеп куелганлыгы исәпләп чыгарылган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары билгесез затларга карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 3 өлеше (“Бу статьяның 1 өлешендә күздә тотылган, кешеләрнең сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә зыян салуга яки эпидемиягә яисә эпизоотиягә китергән гамәлләр (гамәл кылмау) – бу гамәлләр (гамәл кылмау) җинаятьчел гамәл булмаганда”)  буенча административ тикшерү кузгаткан. Бу 500 мең сумга кадәр административ штраф белән яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International