Бүген Vaisala компаниясе вәкиле белән Түбән Кама сәнәгать узелын мониторинглау челтәрен булдыру мәсьәләсе каралды

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Финляндиянең Vaisala компаниясе вәкиле белән һава сыйфатын мониторинглау мәсьәләләре каралды. Үлчәү-исәпләү датчиклары белән тәэмин итүче бик зур корпорация бу. Исәпләгечләр арасыннан – предприятиеләрдән чыгарыла торган газларның күләмен үлчәү приборлары, шулай ук климаттагы үзгәрешләрне, авыр һава шартларын фаразлаучы автомат метеостанцияләр.

Очрашу барышында, аерым алганда, Түбән Кама сәнәгать узелы территориясендә һаваны тикшереп тору буенча чишелешләр уйлап табу мәсьәләсе каралды.  Компания тиешле таләпләр нигезендә атмосфера һавасы торышына күзәтүнең территориаль системасын үстерү буенча үз тәкъдимнәрен әзерләп тәкъдим итәчәк.

“Комплекслы якын килү – безнең мөмкинлекләрне сезнеке белән берләштерү кирәк. Vaisala датчикларыннан файдаланып, юл станцияләрен модернизацияләү, мондый җиһаз белән тулысынча тәэмин итеп җиткерү һәм соңыннан бу тәҗрибәне Россия Федерациясенең башка субъектларына тарату кирәк”, – дип билгеләп үтте Александр Шадриков. Министр, төп максат – республикада бердәм күзәтчелек үзәге булдыру, дип басым ясап әйтте.

Шулай ук компаниянең программаларны, электрон үлчәү системаларын һәм җиһазларны гамәлгә кертү буенча халыкара тәҗрибәсен исәпкә алып, атмосфера һавасын пычратуның күренми торган чыганагының географик координатларын билгеләү мөмкинлеге белән, пычратучы матдәләр хәрәкәтенең математик моделен эшләү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International