Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре экологик культурага өйрәтү максатыннан Лениногорск шәһәренең 10нчы мәктәбендә экологик квест уздырган. Чарада балалар “артыгын алмаска” принцибы нигезендә ничек яшәргә һәм озак хезмәт итсен, чүпкә әйләнмәсен өчен әйберләр белән ничегрәк эш итәргә кирәклеген белгән. Балалар уенга корылган дәрес барышында табигый ресурсларны, су, һава һәм туфракның чисталыгын саклауга ярдәм итәрдәй көндәлек гадәтләр белән танышкан. Өлкән сыйныф укучылары табигать ресурсларыннан нәтиҗәле файдалануның өстенлекләре турында тикшеренү хезмәтләрен әзерләгән, сәламәт тормыш рәвеше буенча консультантлар ролен үзләрендә сынап караган. Квестны оештыручылар билгеләп үткәнчә, әлеге уку йортында әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлдерелгән мондый чаралар даими үткәрелә.