Чаллыда мәктәп укучыларының “Экология, шәһәр һәм без” дип исемләнгән республика фәнни-гамәли конференциясе узган

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Бүген Чаллы шәһәренең 22нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның “Экология, шәһәр һәм без” дип исемләнгән республика фәнни-гамәли конференциясе узган. Мәктәп укучыларының 90нан артыграк тикшеренү хезмәте (өчтән бер өлеше – автомобиль төзүчеләр шәһәреннән читтәге укучылардан) жюри хөкеменә тапшырылган. Хезмәтләрне яклау “Шәһәр экологиясе”, “Су экологиясе”, “Үсемлекләр экологиясе”, “Экология һәм сәламәтлек”, “Территорияләрне экологик тикшерү”, “Хайваннар экологиясе”, “Гомуми экология” секцияләре кысаларында хәл ителгән. Чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре дә хуплаган. “Безнең төп максат – укучыларда әйләнә-тирә мохитнең экологик торышын өйрәнүгә, аны саклау мәсьәләләренә карата кызыксыну тудыру. Бүгенге конференция укучыларның киләчәгебезгә битараф булмавын раслый. Димәк, республика экологиясе – ышанычлы кулларда”, – ди Кама буе территориаль идарәсе белгече Владимир Мозаффаров.

Чара Республика олимпиада үзәге, шәһәр башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе, 4нче Балалар экология-биология үзәге тәкъдиме һәм ярдәме белән уздырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International