Кама буе территориаль идарәсенең махсуслашкан аналитик контроль инспекциясенә мәктәп балалары экскурсиясе

2012 елның 15 октябре, дүшәмбе

     Яшь буынга экологик белем, тәрбия һәм профессиональ юнәлеш бирү максатыннан, Чаллы шәһәренең 29нчы гимназиясе укучылары өчен Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенең Махсуслашкан аналитик контроль инспекциясенә күзәтү экскурсиясе оештырылды.

     Укучылар анда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе башлыгы Айрат Насыйбуллинның һәм СИАК башлыгы урынбасары Фәүзия Фәләхованың чыгышларын зур кызыксыну белән тыңладылар.

    Ә сектор җитәкчеләре үз эшчәнлекләре турында җентекләп сөйләделәр, укучыларның һәм педагогларның сорауларына җавап бирделәр.

     Укучыларны бигрәк тә биотест алымы белән токсикологик анализ ясау һәм атмосфера һавасын пычратуга контроль посты кызыксындырды.

     Экскурсия күп кенә кызыклы һәм кирәкле белешмәләрне үтемле рәвештә алырга мөмкинлек бирде. Укучыларга истәлек өчен экологик әдәбият бүләк ителде.

     Мондый экскурсияләрне үткәрү балаларга киләчәк профессияләрен сайларга ярдәм итә, шулай ук аларда табигатькә сак караш тәрбияли.

 

Кама буе территориаль идарәсе материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International