Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында табигатьтән фадаланучылар өчен гавами чара узды

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектлары өчен гавами чара узды. Көн тәртибенә хокук бозуларны кисәтү мәсьәләләре кертелгән иде. Казан районара табигатьне саклау прокуроры Ольга Мельник, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик күзәтчелек дәүләт инспекциясе идарәсе начальнигы Алексей Полюшков, “Росприроднадзор” Татарстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт экологик экспертизасы һәм нормалаштыру бүлеге начальнигы Елена Попова эшмәкәрләргә төбәк дәүләт экологик күзәтчелеге кысаларында, шул исәптән үзләренә тапшырылган вәкаләтләрне хәл иткәндә куела торган мәҗбүри таләпләрне аңлатты. 

Видеоконференц-элемтә режимында фикер алышуда Татарстанның башка районнарыннан килгән табигатьтән файдаланучылар да катнашты.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International