Һади Такташ урамындагы иске гаражлар территориясендә чүплек калкып чыккан. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына ваемлы бер гражданиннан шундый хәбәр кергән. Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары әлеге урынны тикшерү барышында 320 кв. метр мәйданда җитештерү һәм куллану калдыкларына юлыгып, көнкүреш калдыклары күләменең 75 куб. метр тәшкил итүен исәпләп чыгарган. Экологлар аңлатканча, җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә таләпләрне үтәмәү административ җаваплылыкка китерә. Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше нигезендә, юридик затларга административ штраф күләме 250 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Хәзерге вакытта җир кишәрлеге милекчесе билгеләнә. “Росреестр” ТР буенча идарәсенә запрос җибәрелгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте