Азнакайда “Җир сулышы” VI Республика балалар һәвәскәр берләшмәләре бәйгесенә йомгак ясалды

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Республиканың 21 районыннан  – 85 балалар һәвәскәр берләшмәсе. Бүген Азнакай шәһәрендә  “Җир сулышы” VI Республика балалар һәвәскәр берләшмәләре бәйгесенә йомгак ясалды. Мәдәни проект 2019 елның февралендә башланып киткән иде. Шушы вакыт эчендә балалар зурлар җитәкчелегендә бик күп табигатьне саклау чараларын тормышка ашырган. Үзләренең туып үскән авылларында агач-куаклар санын ишәйткән, чишмәләрне чистарткан, әйләнә- тирә мохитне саклау темасына агитбригадалар чыгышларын, үзешчән театрлар, табигый материаллардан ясалган әйберләр күргәзмәләре, экология айлыклары, “Бөтендөнья хайваннарны саклау көне”, “Җир көне”, “Сәламәтлек көне”, “Кошлар көне”, “Эколог көне” бәйрәмнәре, шулай ук табигатьтә күчмә утырышлар оештырган.  Берләшмәләр җитәкчеләре иң элек балаларда Җиргә карата мәхәббәт хисе, әмма ресурслар чыганагы буларак түгел, бәлки карау-саклауга мохтаҗ туып үскән йортыбызга кебек булган мәхәббәт хисе тәрбияләргә тырышкан.

Тантаналы чара кысаларында бәйгедә җиңүчеләр билгеләнде. Берләшмәләр Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе дипломнары һәм экологик китаплар белән бүләкләнде. Моннан тыш оештыручылар чарада катнашучыларның һәммәсе өчен кызык программа әзерләгән булып чыкты. Алар яраксыз материалдан хезмәтләр күргәзмәсе оештырды, шулай ук балаларның үзләренә үк мастер-классларда катнашырга тәкъдим итте. Балалар шулай ук туган як музеенда, “Чатыр тау” дәүләт табигать заказнигында булды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International