Биредә әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләрен өйрәнүгә аерым бер зур урын бирелгән. Түбән Кама шәһәренең 15нче урта гомуми белем бирү мәктәбе 5нче сыйныфы экологик сыйныф булып тора. Әлеге сыйныф укучылары бик актив: төрледән-төрле экологик акцияләрдә катнашырга атлыгып кына торалар. Мисалга, узган шимбәдә алар, “Чиста уеннар”га кушылып, Кама елгасының яр буен чистартканнар.
Сыйныфның активлыгын Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре төрлечә хуплап килә. Бу юлы алар балалар белән су ресурслары турында сөйләштеләр: суның һәрбер кеше тормышында нинди роль уйнавын аңлаттылар, шулай ук су байлыкларын саклау өчен һәркайсыбызның нәрсәләр эшли алуы турында фикер алыштылар. Экологлар балаларның активлыгын, әйләнә-тирә мохитне пычратуга бәйле бик күп мәсьәләләр белән кызыксынуын күреп сөенде.
Экологик дәресләрнең Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан даими рәвештә үткәрелеп килүен билгеләп үтик. 2018/2019 уку елында республикада 34060 бала экология дәресен тыңлаган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте