Буада М.М.Вахитов исемендәге гимназиядә узган экологик дәрес кысаларында суның уникаль үзенчәлекләре һәм аның планетадагы бөтен тереклек өчен әһәмияте турында сүз барды. Балалар өчен дәресне Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре үткәрде. “Җир йөзендә суның күпчелек өлеше – океан һәм диңгезләрдә. Әмма, мәгълүм булганча, диңгез суы эчәргә яраклы түгел, аны авыл хуҗалыгы максатында да, сәнәгатьтә дә кулланып булмый”, – дип аңлатты экологлар. – Фәкать төче су гына кешенең тормыш эшчәнлеге өчен яраклы. Ә аның күләме – планетабыздагы бөтен суның нибары 3 процентын гына тәшкил итә”.
Министрлык белгечләре, укучыларда табигать ресурсларына карата җаваплылык хисен арттыру өчен, экологик уен уйнап карарга да тәкъдим итте әле. Балалар 2 командага бүленеп, үзләренә таныш булган елга-күл, шулай ук үзләре фикеренчә, яклауга мохтаҗ булган хайван һәм үсемлек рәсемнәрен ясады. Алар ни өчен теге яки бу хайван яки үсемлекне сайлап алуларын аңлатып, табигатьне саклау чаралары тәкъдим итте, үзләренең яраткан елга-күле яры буйларына урнаштырып булырдай экологик плакатлар ясады.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте