“Экология язмышына битараф булмаган кешеләр бу. Александр Шадриков Х Социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә җиңүчеләрне котлады

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

Бүген Казанда “Лукойл” гавами акционерлык җәмгыятенең Татарстан Республикасында үткәрелгән Х Социаль һәм мәдәни проектлары конкурсына йомгак ясалды. “Экология” номинациясендә җиңүчеләрне Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков котлады. Ул конкурсны оештыручыларга рәхмәт сүзләре ирештереп, “Лукойл” компаниясенең бик күпне эшләвен, һәрвакыт зур планнар белән яшәвен һәм Россиянең чәчәк атучы компанияләре сафында булуын билгеләп үтте. “Шул ук вакытта компания экологияне саклауга да үзеннән зур өлеш кертеп килә. Бүген җиңүчеләрне бүләкләү һәм аларга зур рәхмәт сүзләре ирештерү – минем өчен зур бәхет. Экология язмышына битараф булмаган кешеләр бу. Алар, һичшиксез, бик күпне эшли”, – дип белдерде ул.

Шулай итеп, “Экология” номинациясендә Нурлат шәһәренең “Елочка” 9 нчы балалар бакчасы (мәктәпкәчә мәгариф учреждениесен балаларның белемнәрен баету өчен мини эко-системага әйләндерү проекты), Каргалы авыл җирлеге башкарма комитеты (халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга шартлар тудыру өчен), «Адаево авылы мәдәният йорты» муниципаль бюджет учреждениесе  (чишмәне төзекләндерү өчен) абсолют җиңүчеләргә әйләнде.

Татарстан Республикасында “Лукойл” гавами акционерлык җәмгыяте тарафыннан социаль һәм мәдәни проектлар конкурсының 2010 елдан бирле үткәрелеп килүен искә төшерик. 2019 елда конкурс комиссиясенә 766 заявка кергән, 153 проект җиңүче дип танылган, грант фонды 25 миллион сум тәшкил иткән. Татарстан Республикасында конкурсны 10 ел үткәреп килү дәверендә барлыгы 6,8 меңгә якын заявка каралган, 1406 проект тормышка ашырылган.

 ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International