Чаллы шәһәре 54 нче гимназиясенең сигезенче сыйныф укучылары Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе махсус аналитик контрольлек инспекциясендә булып киткән. Инспекция начальнигы Фәүзия Фәлахова аларга атмосфера һавасын, су һәм туфракны мониторинглау турында сөйләгән. Экскурсия кысаларында балалар лабораториянең савыт-сабасы, шулай ук су дистилляторы һәм бидистилляторы, атмосфера һавасын һәм сәнәгатьтә әйләнә-тирә мохиткә чыгарыла торган зарарлы матдәләрне җыю өчен билгеләнгән һава аспираторы кебек приборлар белән танышкан.
Министрлык лабораториясе белгечләре үсеп килүче буын өчен мондый экскурсияләрнең даими үткәрелүен билгеләп үткән. Сүз уңаеннан, махсус аналитик контрольлек инспекциясенә студентларның һәм мәктәп укучыларының еш килүен, шулай ук биредә нәниләр өчен дә таныштыру характерындагы дәресләр үткәрелүен әйтеп үтәргә кирәк. Әйтергә кирәк, мондый аралашу төбәктә экологик эшчәнлек турында сөйләү генә түгел, бәлки әле балаларга экологлар эшенә “эчтән” торып кару мөмкинлеге дә бирә.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте