Барыбыз да өмәгә! “Чиста Татарстан” программасында Зөбәрҗәт күле янында үткәреләчәк акциядә катнашучыларны ниләр көтүе турында сөйлиячәкләр

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

21 сентябрь көнне Зөбәрҗәт күле буенда әлеге көзнең төп өмәсе уздырыла. Программада катнашучылар – Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе урынбасары Андрей Агарков, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә эшләү бүлеге начальнигы Ольга Артемьева акциядә катнашучыларны ниләр көтүе турында сөйлиячәк. Студия кунаклары үткәрелгән өмәләр нәтиҗәләре һәм кызыклы табылдыклары белән уртаклашачак.

 “Чиста Татарстан” программасын бүген 12:30, 18:30 һәм 22:30 сәгатьләрдә “Татарстан-24” телеканалында һәм YouTube каналында (https://www.youtube.com/watch?v=Q9s7n5njIOM&list=PLw0CNbVt8YUzM71XEJI2frLWjPiIUbemL&index=2&t=0s) карый аласыз.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International