Мәктәп укучылары Янтуган авылында тапкан чүплек юк ителгән

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

Янтуган авылында хуҗасыз корылманы чүп-чар җыю урынына әйләндергәннәр. Бу иң элек мәктәп укучылары игътибарына эләккән. Алар, күп уйлап тормастан, “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша экологларга мөрәҗәгать иткән. Чүплекне Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары тикшереп, шул рәвешле 10 кв.метр мәйданның пычратылуы исәпләп чыгарылган. Законсыз чүплекне юк итү өчен  тиешле материаллар территория милекчесенә – Янтуган авыл җирлеге башкарма комитетына җибәрелгән.

Күрсәтмәне үтәү йөзеннән чүплек, ниһаять, юкка чыгарылган. Авылда яшәүчеләр өмә оештырып, территорияне чистарткан һәм чүп-чарны каты коммуналь калдыклар полигонына чыгарган.

Кесә телефонына ия булган һәрбер укучының, буш вакытларында тиешсез урында берәр нинди чүплеккә юлыкканда, аны фотосурәткә төшереп, Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының колл-үзәге фильтры аша Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына җибәрә алуын тагын бер кат искә төшерик. Министрлыкта һәбер мәктәп, һәрбер сыйныф һәм һәрбер муниципалитет буенча статистика булдырыла. Ә инде хокук саклау органнары һәр чүплек буенча тиешле күзәтчелек чаралары күрә. Шул ук вакытта рөхсәтсез чүплек фотосын җибәргән һәрбер укучыга баллар бирелә һәм, фотосурәт белән бергә, чүплекне юкка чыгару турында уведомление җибәрелә.

Конкурста катнашу өчен теркәлү укучыларның https://edu.tatar.ru/ порталындагы шәхси кабинетлары логиннары аша хәл ителә. Конкурста 1-11 сыйныф укучылары катнаша.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International