Закон бозу урыныннан качканнар. Экологлар Отар бистәсендә рөхсәтсез ком чыгару очрагы буенча тикшерү алып баралар

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәре Идел буе районында урнашкан Отар бистәсендә законсыз төстә казылма байлык чыгаруга киртә куйган. “Кара казучылар” экологларны күрүгә, махсус техникасын ташлап, табан ялтыраткан. Бирегә шундук полиция хезмәткәрләре чакырылган.  Инде менә хәзер административ тикшерү алып барыла. Закон бозучыларга Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 статьясындагы 1 өлеше (“Җир асты биләмәләреннән файдалануга лицензиясез генә җир асты биләмәләреннән файдалану”) буенча җәза чарасы яный.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International