Актаныш районының Әҗәкүл авылында яшәүче берәү Агыйдел елгасына килү юлын профнастилдан эшләнгән койма белән ябып куйган. Гомуми файдалану өчен билгеләнгән 20 метрлы яр буе полосасын ябып куюны Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында билгеләгән.
Закон бозучы Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.12.1 статьясы (“Гражданнарның гомуми файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына иркеләп килеп-китеп йөрүен тәэмин итү шартларын үтәмәү”) буенча административ җаваплылыкка тартылган. Хәзерге вакытта койма инде сүтеп алынган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте