1,2 тонна калдык – автомобиль төзүчеләр шәһәрендә беренче тапкыр үткәрелгән “Чиста уеннар” дигән мәктәп укучылары һәм студентлар уеннарының нәтиҗәсе әнә шундый. Командаларга тупланган 120дән артыграк егет-кыз калдыкларны аерып җыю буенча ярышларда катнашкан. Уеннар йомгагы –162 капчык чүп. Шуның арасыннан – 300 кг пыяла, 108 кг пластик, 75 кг металл, 440 кг шин һәм 55 данә батарея. Чара төгәлләнгәннән соң аларның барысы да эшкәртүгә җибәреләчәк.
Гадәти булмаган артефактлар табучыларга өстәмә баллар да бирелгән әле. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, уеннарда катнашучылар кызыклы бик күп әйберләр: бизәнү-ясану әйберләре, велосипед һәм самокат калдыклары, кием-салым, мебель һәм хәтта зур асылма йозакка бикләнгән тартма тапкан. Боларның барысы да яшьләрнең бай хыялында йә совет велотренажерына, йә булмаса кайчандыр Кама елгасы яры буенда яшәгән амазонка бөтиенә әверелеп куйган.
Уен нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленгән:
1 урын – аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 18 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең “Земля” командасы;
2 урын – Чаллы политехника көллиятенең “Неудержимые” командасы;
3 урын – “Эврика” яшьләр клубының “#Эврика_48_13” командасы.
Әнә шундый экологик өмә барчасының күңеленә бик тә хуш килгән – уйнаганнар, территорияне чистартканнар, бәлешләр белән чәй эчкәннәр, өстәвенә әле истәлекле бүләкләргә дә ия булганнар ләбаса!
21 сентябрь көнне Чаллыда гаилә форматында “Чиста уеннар” үткәреләсен искә төшерик (https://cleangames.ru/events/NCh4).
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте