Нурлат районы Кыркүл авылында гражданнар җыены һәм авыл мәдәният йортын ачу булып узды. Анда Нурлат районы хакимияте башлыгы Алмаз Әхмәтшин, район кураторы – Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты. “Сездә инде 40 елдан артыграк вакыт дәвамында авыл театры эшләп килә, һәм әлеге мәдәният учагы сезгә, чыннан да, бик кирәк. Нәтиҗәле эш һәм иҗади уңышлар телим,” – дип мөрәҗәгать итте авылда яшәүчеләргә Александр Шадриков. Шул ук көнне тамашачылар яңартылган сәхнәдә җирле театр куйган спектакльдән өзекләр һәм районның үзешчән сәнгать коллективы концертын тамаша кылды.
Гражданнар җыенында җирлек башлыгы Рияз Садыйков башкарылган эшлөр турында сөйләде, гражданнарның узган җыенында күтәрелгән мәсьәләләрне хәл кылу буенча хисап тотты. Шулай ук авылны төзекләндерү, балалар мәйданчыкларын һәм юллар төзү мәсьәләләре каралды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте