“Су ресурслары федераль агентлыгы экспертлары “Уникаль су объектларын саклау” федераль проектына кертү өчен республиканың барлыгы 118,4 миллион сум таләп иткән 2 чарасын хуплады, – дип билгеләп үтте Александр Шадриков. – Бу – Державино авылындагы буаны һәм Лаеш районы Никольское авылында Мишә елгасының уң як кушылдыгын чистарту.”
Моннан тыш Татарстанда волонтерлар да су объектларын саклауга карата битараф түгел. 15 июльдән сентябрь азагына кадәр федераль проект кысаларында “Чиста яр буе” республика акциясе уздырыла. Чарада 16 мең кеше катнашкан инде. Әлегә җәмгысе 316 су объектын чистартуга ирешелгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте