Татарстанда “Иделне савыктыру” кысаларында 2 тупланма зыян объекты юкка чыгарылачак һәм су төбендә ятучы 21 судно күтәреләчәк

2019 елның 20 августы, сишәмбе

2024 елга республика территориясендә 2 тупланма зыян объекты юкка чыгарылачак һәм су төбендә ятучы 21 судно күтәреләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифинг кысаларында ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр итте. “2020 елдан Түбән Кама сусаклагычында күлдәге нефть чыганагының эшкә яраксыз торбаүткәргечләрен сүтеп алу, Казан шәһәрендә 2024 елга биологик чистарту канализация корылмаларының ләмле мәйданчыкларын рекультивацияләү күздә тотыла.Татарстан Фәннәр академиясенең экология һәм җир асты биләмәләреннән файдалану проблемалары институты ләмле утырмаларның характеристикаларын бәяләде дә инде. Хәзерге вакытта галимнәр бүлеп бирелгән участокта зарарсызландыру технологиясен сынап карыйлар,” – дип сөйләп үтте табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе.

Ул шулай ук 2023 елда “Су төбенә киткән судноларның тискәре йогынтысын киметү” юнәлеше буенча чараларны тормышка ашыруның башланачагы турында хәбәр итте.  2023 елда Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының су төбеннән 7 судно, 2024 елда – 14 судно күтәреләчәк. Водолазларның сусаклагычлар акваторияләрен тикшерүе нәтиҗәләре буенча баткан һәм ташлап калдырылган барлыгы 90 судноның су төбендә ятуы ачыкланган. 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International