Александр Шадриков: Татарстан Республикасында 2019 елдан 2021 елга кадәр “Экология” илкүләм проектының төбәк проектларын тормышка ашыруга 5,8 миллиард сум расланган

2019 елның 20 августы, сишәмбе

Бүген ТР Хөкүмәт йортында республикада “Экология” илкүләм проектын тормышка ашыруның барышы турында сөйләделәр. Брифингта ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты.

“2019 елда “Экология” илкүләм проектының 3 федераль проектында Татарстан Республикасы чараларын тормышка ашыру планлаштырылган,” – дип билгеләп үтте ул. – Болар – “Иделне савыктыру”, “Чиста су” һәм “Урманнарны саклау”. Проектларны финанслау 2021 елга кадәр расланып, 5,8 миллиард сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджеттан – 4,8 миллиард сум.

Федераль проектларның иң күп акча таләп итә торганнарыннан берсе – “Иделне савыктыру”  – 5,3 миллиард сумлык, “Чиста су” – 280 миллион сумлык, “Урманнарны саклау” – 271,5 миллион сумлык чараларны тормышка ашыруны күздә тота.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International