Түбәнкамалылар Подборное күленең яр буйларын чистарткан

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

 “Чиста яр буе” акциясе кысаларында Түбән Кама районы Подборное күле ярларыннан 7 кубометрдан артыграк чүп-чар җыеп алынган. Территорияне җыештыруда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре һәм Биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты белгечләре, актив бакчачылар, яшьләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре – барлыгы 40тан артыграк кеше катнашкан.

“Бүген бик күп пыяла һәм пэт шешәләр, җәһәт туклану продукциясеннән калган кәгазь һәм целлофан капчыклар, кием-салым һәм яраксызга әйләнгән пневматик шиннар җыйдык,” – ди дәүләт инспекторы Людмила Наякшина. Җыештыру-чистарту эшләреннән соң барлык чүп-чар тиешле полигонга озатылган.

Су объектларының яр буйларын тиешле санитария халәтенә китерү буенча “Чиста яр буе” акциясенең бөтен республика күләмендә уздырылуын искә төшерик. Быел “Тиңдәшсез объектларны саклау” илкүләм проекты кысаларында муниципаль берәмлекләр көче белән, волонтерларны җәлеп итеп, Татарстанның 90 су объектын чистарту күздә тотыла.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International